|
15нче декабрьдә 4нче
гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә
мәгълүмати технологияләр» темасына татар теле һәм
әдәбияты укытучыларының республика семинары узды. Семинарның
фәнни җитәкчесе – Татар дәүләт гуманитар
педагогика университеты доценты, филология фәннәре кандидаты
Н.В.Максимов. Укытучылар Шакирова Р.З., Ишметова Ф.С., Маннапова Д.Э., Данилова
Ф.М., Шәрәпова Л.М., Гайнуллина М.М. татар теле һәм әдәбияты
дәресләрендә, сыйныфтан тыш эштә компьютердан, мәгълүмати
технологияләрдән файдалану буенча тәҗрибә
уртаклаштылар. Мәктәпнең “Туган як” музеенда “Халкымның
тарихи бизәкләре” темасына экскурсия оештырылды ( Музей җитәкчесе
– Ишметова Ф.С.).
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия артистлары
белән очрашу кичәсе - матур
сәнгать бәйрәме булып узды. Укучылар татар театр сәнгате,
сәнгать әһелләре турында күп мәгълүмат
алдылар, спектакльләрдән өзекләр карадылар, артистлар
белән якыннан аралаштылар. Шулай ук укучылар Л.Леронның “Яңа
ел биштәре” әкиятен күрсәттеләр һәм
аларның уены тамашачыларның һәм артистларның
югары бәясен алды.
Семинарда
катнашучылар ачык дәресләрдә
һәм дәрестән тыш чараларда мәгълүмати
технологияләрнең нәтиҗәле
кулланылуын, укытучыларның методик осталыгын, укучыларның актив, иҗади
эшчәнлеген билгеләп үттеләр.
|
|